Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә ачылган яңа шугалакны олысы-кечесе үз итте

Район мәдәният йорты янындагы шугалак сәламәт яшәү рәвешенә мөкиббәннәрнең яраткан ял урынына әверелде.

Республика программасы буенча төзелгән әлеге шугалак Яңа ел алдыннан тантаналы төстә ачылган иде. Анда район башлыгы Александр Никошин: “Мондый боз мәйданчыклары Базарлы Матак мәктәбе ишегалдында, “Алинә” универсаль спорт залы каршында да эшли. Аларында күбрәк хоккей ярышлары оештырылса, бу шугалак тәүлек әйләнәсе диярлек күмәк шуу урыны буларак хезмәт итәр”,–дип билгеләп үткән иде.

Монда күңелле музыка яңгырап тора. Тимераякларны район мәдәният йортыннан прокатка алырга да була. “Шуучыларга биреп тору өчен төрле үлчәмдәге 17 пар тимераягыбыз бар”, ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Шугалакны балалар да, олылар да үз итте. Әйтик, 82 нче яшь белән баручы Марат Хәмитов көн саен диярлек биредә шуып, күңеленә рәхәтлек ала. Ул чаңгыда да кыш буе йөри икән.

Соңгы вакытта безнең шугалакка күрше Спас районыннан да гаиләләре белән килүчеләр бар. Биредә прокатка тимераяклар алып, яртышар көн шуып китәләр. “Ә нигә үзегездә шумыйсыз?”-дип кызыксынгач, “Безнең район үзәгендә шугалакта быел боз катырмадылар шул. Прокатка тимераяклар бирә торган вагон да янып китте”,-дип җавапладылар.

Шугалаклардан, чаңгы базасыннан кышкы айларда тулырак файдаланып, тәнебезгә сихәт өстәп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев