Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә кышны ярминкә белән озатырга җыеналар

28 февральдә район үзәгендә кыш озату бәйрәме – Майчабу һәм ярминкә булачак.

Бу дүшәмбедә Майчабу атнасы башланды. Христианлык һәм мәҗүсилек традицияләре элементларын берләштерүче бу бәйрәм кышны озату белән төгәлләнә. Җомга көнне Базарлы Матак үзәгендә Майчабу бәйрәме гөрләячәк. Бу бәйрәмнең төп чаралары – коймак пешерү, карачкы яндыру, җырлап-биеп күңел ачу – барысы да булачак. 

Бу көнне шулай ук бәйрәм ярминкәсе дә оештырыла. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәк. Ит һәм сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, терлек азыгы – сатуда бар да булыр.

Кышны озату бәйрәменә рәхим итегез! Ул сәгать 10 да башлана. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев