Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә Россия Конституциясе көненә багышланган тантана булды

12 декабрьдә Базарлы Матактагы Үзәк паркта Россия Конституциясе көненә багышланган чара булды.

Тантанага җыелучыларны әлеге истәлекле дата белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

–26 ел элек бу көнне бөтенхалык референдумында кабул ителгән Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең дәүләт һәм иҗтимагый төзелешен билгеләүче, россиялеләрнең төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче Төп закон. Ул илебезнең куәтен, халыкара аренада абруен ныгытуга, икътисадый тотрыклылыкка хезмәт итә,–диде район башлыгы.

Әлкилеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та җылы теләкләрен җиткерде.

Аннан соң район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин 14 яшьләре тулган бер төркем малайларга  һәм кызларга шәхесне раслаучы төп документ – Россия гражданы паспортлары тапшырды.

Тантанада район мәдәният хезмәткәрләре патриотик җырлар, шигырьләр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев