Район үзәгендәге Геройлар аллеясында десантчыларга һәйкәл төзеләчәк.
Ветеран десантчылар җыелышында әнә шул хакта сүз барды. Җыелыш белән сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итте. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр районыбызда байтак. Алар инде аллеяда стела урнаштыру өчен мәйданчык та әзерләделәр, аны бетон белән капладылар. Монументка да заказ биргәннәр. Һәйкәлне 2 августта билгеләп үтелүче Һава-десант гаскәрләре көнендә ачарга уйлыйлар. Геройлар аллеясында инде чик сакчыларына һәм морякларга һәйкәлләр бар иде. Бу монумент өченчесе булачак.
Нет комментариев