Әлки районы үзәк китапханәсе өчен ике катлы бина ремонтлана
Район үзәк китапханәсе өчен район эчке эшләр бүлегенең элекке бинасын үзгәртеп кора башладылар.
Әлеге ремонт эшләренә республика программасы нигезендә 10 миллион сумга якын акча бирү каралган. Соңгы елларда район үзәк китапханәсенең үз “өе” булмады. Район мәдәният йортында ремонт эшләре башлангач, алар вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына күчеп торганнар иде. Мәдәният йорты ремонтланып беткәч тә анда китапханәгә урын калмады. Һәм менә “китаплар йортын” өйле итү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Алар өчен ике катлы зур бинаны үзгәртеп корачаклар.
Безнең үзәк китапханәнең фонды бик бай. Анда 350 меңләп китап исәпләнә. Ремонтланган яңа бинаның беренче катында балалар китапханәсе һәм комплектлау бүлеге урнашыр дип торалар. Икенче катта олылар өчен китаплар, иркен уку залы урын алачак.
Бинаның тышкы ягын да бик матурлап, элекке стильдә (каршыдагы Пенсия фонды бинасы сыман) эшләүне проектлаганнар. Тора-бара бит Ленин урамы җәяүлеләр өчен генә калачак. Биредә аллея утырту, эскәмияләр, фонарьлар кую күздә тотыла. Китапханә бинасы шул стильгә яраклаштырып ремонтлана да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев