Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үзәк паркында 29 декабрьдә Яңа ел чыршысы ачыла

​​​​​​​29 декабрьдә Базарлы Матактагы Үзәк паркта Яңа ел чыршысын  ачу тантанасы була.

 

Анда  халыкны күңелле әйлән-бәйләннәр, җыр-биюләр, Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады көтә. Бәйрәм сәгать 10 да башлана.

30 декабрьдә кичке сәгать  8 дә район мәдәният йорты коллективы әлкилеләрне Яңа ел бал-маскарадына чакыра. Программада – дәртле музыка, кызыклы конкурслар, караоке һәм Яңа ел лотереясы. Билгеле инде, бәйрәм үзәгендә Кыш бабай һәм Кар кызы булачак.

Яңа ел төнендә исә барлык райондашларны Базарлы Матакның Үзәк паркындагы Төп чыршы янында узачак карнавалга чакырабыз. Бәйрәм яңа 2019 елның 1 гыйнвар төнендә сәгать 1 дә башлана. Биредә Кыш бабай һәм Кар кызы халыкның күңелен ачар, дәртле җырлар яңгырар, бәйрәм дискотекасы оештырылыр.

Район мәдәният хезмәткәрләре Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен “Раштуа уеннары” оештырырга җыеналар. Әйлән- бәйлән, уеннар, сюрпризлар белән бизәлгән бу бәйрәмнәр 5 гыйнварда – Базарлы Матакның Геройлар паркында, 6 гыйнварда – Ана даны паркында, 7 гыйнварда – “Ленин бакчасы” Үзәк паркында узачак. Алар көндезге сәгать 2 дә башлана. Яңа ел каникуллары көннәрендә бу паркларда бәйрәм дискотекалары да үткәреләчәк.

Көтеп алынган Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм матур итеп үткәрик!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев