Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы зур югалту кичерде – Әвгать Гайса улының гомере өзелде

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – озакка сузылган каты авырудан соң авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, төрле елларда җаваплы урыннарда эшләгән Әвгать Гайса улының гомере өзелде.

  Аңа 27 мартта 72 яшь туласы иде.
Әвгать Гайса улы күрше районнан иде, ул Нурлат ягыннан, Кычытканлы авылында туып үскән. Армиядә хезмәт итеп кайткач, агроном белгечлегенә ия Әвгать Локманов безнең райондагы “Спутник” совхозына эшкә билгеләнә. Анда алты ел эшләгәч, район башкарма комитеты бүлеге мөдире итеп күчерелә. Ә 1983 елда “Мир” совхозының партком секретаре итеп сайлана. Берничә елдан КПСС райкомының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазыйфасына раслана.
Соңрак Әвгать Локманов “Югары Актай” колхозы рәисе, орлык инспекциясе начальнигы, “Мир” кооперативы җитәкчесе, “Сельхозхимия” җәмгыяте директоры һәм башка шундый җаваплы урыннарда хезмәт куя. Үзенә йөкләнгән эшне һәрчак олы җаваплылык һәм осталык белән башкара. Әвгать Гайса улы җитәкләгән хуҗалыклар уңышлы эшли, җитештерү күрсәткечләре һәрчак югары була, җитәкченең эш алымнарын хуплыйлар, үзен хөрмәт итәләр. Шулай итеп, тырыш, җаваплы, уңган чордашыбыз Әлки районында авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү өчен күп көч куя.
Әвгать Локмановны белүчеләр аның җырлау, гармунда уйнау осталыгын беркайчан онытмаслар. Районда үткәрелгән концертларда гел катнаша, тамашачының алкышларын яулый иде ул.
Әвгать Локманов гаиләсендә ике бала үстерде, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышты.
Хезмәттәшебез, замандашыбыз Әвгать Гайса улы Локмановның вафат булуы сәбәпле тирән кайгы кичерәбез. Мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр күңелләребездә озак сакланыр.
А.Ф.Никошин, Р.Ә.Билалов, И.В.Юсупов, Р.Р.Гадиев, Р.С.Ибәтуллин, Ә.С. Вәлиев, Р.Ә. Хәлиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев