Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Ана даны” паркында кичке концерт. ФОТО

Шимбә кичендә Базарлы Матакның иң матур "Ана даны" паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды.

Ул эшмәкәрлек көненә багышлап оештырылган иде. Көндез кояшлы, җылы булган һаваның төштән соң ишеп яуган яңгыр һәм салкын җил белән алмашынуы үзешчәннәргә бераз комачауласа да, бу паркны яратып, шунда ял итәргә өйрәнеп өлгергән җыр яратучыларны куркытмады ул. Алар мәдәният йорты артистлары Алексей Федонин, Гөлия Яруллина, Людмила Емельшина, Аида Гайнетдинова, Ленар Гимаев, Любовь Борисова чыгышларын тыңлап кына калмадылар, үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр.

Ахырга таба салкын кич тә җылынып киткәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт парк