Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә

Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә. Быел да ул ямьле Чирмешән елгасы буенда узды. Бәйрәмне авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенова һәм Апакта туып-үсеп, хәзер чит төбәктә яшәүче Тәнзилә Шәйдуллина матур итеп алып бардылар. Элек-электән зур эшләрне, бәйрәмнәрне хәер-дога белән башлаганнар. Биредә дә беренче булып сүз...

Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә. Быел да ул ямьле Чирмешән елгасы буенда узды.
Бәйрәмне авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенова һәм Апакта туып-үсеп, хәзер чит төбәктә яшәүче Тәнзилә Шәйдуллина матур итеп алып бардылар.
Элек-электән зур эшләрне, бәйрәмнәрне хәер-дога белән башлаганнар. Биредә дә беренче булып сүз Апак авылы имамы Касыйм Мөрсәлимовка бирелде. Аның фатыйхасыннан соң авылга кайткан кунаклар Мансур Нотфуллин, Әнвәр Мәрдиев, Әнвәр Вәлиев сүз алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Хөснетдинов, район музее директоры Йосыф Зарипов, Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова, халыкны бәйрәм белән котлап, ямьле ял теләделәр.
"Шомырт чәчәге" бәйрәме төрле спорт уеннарына, конкурсларга, үзешчән сәнгать осталары чыгышларына бай булды. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре Ринас һәм Ильмира Шиһаповлар, Ленар Гыймаев та халыкка моңлы һәм дәртле җырлар бүләк иттеләр.
Ә мәйданда уеннар, ярышлар кызды. Бала-чага күзе бәйләгән килеш бүләк кисте, олысы-кечесе чүлмәк ватуда осталыгын сынады, су тулы көянтә-чиләк белән узышты, катыктан акча эзләде… Гер күтәрүчеләргә, көрәшчеләргә, биек колгага менүчеләргә дә игътибар зур булды. Гер күтәрүдә Рамис Гәрәев (50 мәртәбә), Илмир Гыйззәтов (38), Зөлфәт Кәлимуллин (25) алдынгы урыннарны алдылар. Альберт Закиров исә батыр исемен яулады, бүләк тәкәне җилкәсенә салып мәйдан әйләнде. Көрәштә икенче, өченче урыннарны Алмаз Хәмидуллин һәм Айрат Фәтхуллин алды. Колга башына исә Илфат Кәлимуллин гына менеп җитә алды.
"Шомырт чәчәге"ндә төрле номинацияләр буенча үткәрелгән бәйге җиңүчеләре дә игълан ителде. Әйтик, Зиннур һәм Рауза Нәбиуллиннар хуҗалыгы "Авылның үрнәк йорты" исеменә лаек булды. Мөнир һәм Роза Кәлимуллиннар "Иң актив гаилә" дип танылды. Халидә Кәлимуллина, Динә Кәлимуллина, Фәридә Әхмәтҗанова, Талия Кәлимуллина, Асия Әбҗәббарова, Назлыгөл Вәлиәхмәтова, Әлфия Шәрипова "Иң уңган хуҗабикә" исемен алдылар.
Таһир Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев