Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы аучылык хуҗалыкларында 22 апрельдә башланасы язгы ау чорына әзерләнәләр

Район аучылык хуҗалыкларында язгы ау чорына әзерләнәләр.

Язгы ау вакыты ун гына көн - 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Язгы ау бары тик урман кошларына һәм су кошларына гына рөхсәт ителә. Сунарчылар казларны, ата үрдәкләрне һәм тәлләтәвечләрне аулый алачак. Ә соры казларга һәм көртлекләргә (кыр тавыгы) язын ау тыела.

Язгы сезонда кошлар ауларга район биләмәләренә республиканың төрле шәһәрләреннән, күрше өлкәләрдән дә сунарчылар килә икән. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге сунарчыларның ау кагыйдәләрен һәм хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәвен сорый. Әлеге бүлек начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, ау чорында алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәкләр. Ау кагыйдәләрен бозучыларга карата җитди чаралар күреләчәк. Узган ел язгы ау вакытында шундый ике бозу очрагы ачыкланган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев