Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: аварияләр корбаннарын искә алыйк

19 ноябрьдә Бөтендөнья юлдагы аварияләр корбаннарын искә алу көне узачак.

Әлеге дата 2005 елдан бирле һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның төп максаты - юлдагы үлем-җитемнәр проблемасына игътибарны җәлеп итү. Дөньяда көн саен юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Һәр елны юлларда 1,3 миллионлап кеше һәлак була һәм тагын 50 миллионы имгәнә, инвалидка әйләнә. Безнең зур булмаган районда да быел 12 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 2 кеше үлгән, 15 кеше яраланган.

Юл аварияләре 15-25 яшьләрдәге кешеләр үлеменә китерүче иң беренче сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елга юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләр, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш чирләреннән кала, үлем-җитемнәрнең өченче төп сәбәбенә әверелергә мөмкин. Юл аварияләре корбаннарын искә алу акциясе бу атнаның дүшәмбесендә үк башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев