Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл җирлекләре рейтингында Карга беренчелекне тота

Район авыл җирлекләре рейтингында соңгы вакытта Карга беренчелекне тота. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәтенә 16 төр эшчәнлектән чыгып бәя бирелә. Монда халыктан сөт җыю, салымнар тупланышы, гаилә фермалары оештыру, торак төзелеше кебек эшләр исәпкә алына. Иске Чаллы җирлеге алдагы 10 көн белән чагыштырганда эшен дүрт позициягә яхшыртып, икенче урынга күтәрелгән....

Район авыл җирлекләре рейтингында соңгы вакытта Карга беренчелекне тота.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәтенә 16 төр эшчәнлектән чыгып бәя бирелә. Монда халыктан сөт җыю, салымнар тупланышы, гаилә фермалары оештыру, торак төзелеше кебек эшләр исәпкә алына.

Иске Чаллы җирлеге алдагы 10 көн белән чагыштырганда эшен дүрт позициягә яхшыртып, икенче урынга күтәрелгән. Лидерлар арасында шулай ук Иске Камка, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре кала.

Ә аутсайдерлар арасында үзгәреш юк - Югары Колчурино, Юхмачы, Базарлы Матак, Түбән Кәчи, Апак күп айлардан бирле исемлек ахырында киләләр. Соңгы вакытта Чиябаш авыл җирлегендә эшләр шактый җайга салынып, рейтингта алар алты баскычка өскә күтәрелгән. Кошки җирлеге өч адым өскә атласа, Иске Кората шулкадәр үк аска төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев