Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл клубларында җәйге ял чаралары үткәрелә

Авыл клублары җәй чорында үзләренең эшчәнлекләрен ачык һавада, табигать кочагында оештыруны өстен күрәләр.

Әйтик, узган атнада Әхмәт авылы мәдәният йорты шунда яшәүчеләр өчен "Печән өсте" дигән сәхнәләштерелгән тамаша оештырган. Яңа бәйрәм кызыклы килеп чыккан, өлкәннәр яшьлекләрен искә төшергән, төрле җырлар җырлаган. Яшьләр һәм балалар өчен кем тизрәк үләннәрне чаба, печәнне җыя кебегрәк конкурслар үткәрелгән. Түбән Биктимер, Татар Мулла авылы клублары балалар белән спорт эстафетасы уздырганнар. Юхмачыда һәм Ташбилгедә әдәби кичә, Бибай Чаллы клубында "Караоке-концерт", Иске Матакта Уявны озату, Салманда шахмат-шашка турниры үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев