Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалар бакчаларына тиздән җылы киләчәк

Сентябрьнең беренче яртысында ук балалар бакчаларына, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына, Салмандагы балалар приютына җылы биреләчәк.

Район башлыгы Александр Никошин социаль учреждениеләр җитәкчеләре алдына әнә шундый бурыч куйды. Кайбер авылларда балалар бакчалары мәктәп белән бер үк бинада урнашкан. Аларга газдан файдалану буенча документлар әзерләү эшләрен тизләтергә кушылды.

Район үзәк хастаханәсенә дә озакламый җылы киләчәк.

Бу көннәрдә һәр учреждение-предприятие үз биналарын газ белән җылыту документларын әзерләү, газ җиһазларын, ягу бүлмәләрен тиешле хәлгә китерү белән мәшгуль. Көзге айлар ышанычсыз, теләсә кайчан суытып җибәрергә мөмкин шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев