Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин чәчү батыры Владимир Николаевны басуга барып тәбрикләде. ФОТО

Садиково авылында яшәүче абыйлы-энеле Владимир һәм Александр Николаевлар - хезмәтләрен бөтен барлыклары белән бирелеп башкаручы чын игенчеләр.

Николаевлар династиясе елның елында мактаулы механизаторлар исемлегендә. Үз эшләренә фанатларча бирелгән егетләр, диләр алар хакында.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк-Көнчыгыш Әлки" филиалы җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин:
-Николаевларның икесенең дә тракторлары һәрчак төзек булыр. Эшләре ничек кенә соң бетсә дә, техниканы юып-сөртеп, майлап, икенче хезмәт көненә әзерләп калдыралар, -ди.
Владимир Николаев тугыз ел инде куәтле "Нью-Холланд" тракторында эшли. Бу язда ул 1100 гектарда чәчү башкарып, район механизаторлары ярышын әйдәп бара.
Әле яңа гына район башлыгы Александр Никошин чәчү батыры Владимир Александрович Николаевны басуга барып тәбрикләде, аңа Почет грамотасы һәм бүләк тапшырды. Мондый намуслы, фидакарьләрчә хезмәт куючы механизаторларыбыз булганда Әлки төбәге алга таба да игенчелектә сынатмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев