Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы басуга барып чәчү батырын котлады. ФОТО

Узган якшәмбе иртәсендә район башлыгы Александр Никошин

язгы чәчүдә бик әйбәт эшләүче Алексей Балянинны басуга барып хезмәт уңышлары белән котлады. Кыр батырына ул Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырды.

Демидовка егете Алексей Балянин - "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы алдынгы механизаторы. Соңгы 11 елда ул куәтле "Нью-Холланд" тракторын иярли. Бу язда Алексей 800 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарган. Ә иртә яздан тырмалауда, культивацияләүдә хезмәт куйган. Соңгы көннәрдә Алексей "Карга" отряды басуында культивацияләүдә эшли.

Александр Никошин тырыш механизаторның кулын кысып хезмәт уңышлары белән тәбрикләгәндә:

-Алексей Николаевич, без Сезнең намуслы эшегезне һәр елны башкаларга үрнәк итеп куябыз. Район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Чын ихластан үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим,-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев