Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия мәдәният хезмәткәрләре көне һәм Халыкара театр көне уңаеннан район башлыгы Александр Никошин мәдәният хезмәткәрләрен, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы әлкилеләрне шушы бәйрәмнәр белән котлады.

"Кеше күңеле рухи азыкка һәрчак мохтаҗ. Һәм сез һәрберебезгә хас шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен табигатьтән бирелгән сәләтегезгә зур тырышлыгыгызны өстәп, шәхси вакытыгыз белән хисаплашмыйча эшлисез. Райондагы бер генә бәйрәм-тантана да, бер генә чара да сезнең катнашудан башка узмый. Музыка, җыр, нәфис сүз, бию белән якташларыгызның күңелен күтәрәсез, матурлыкны күрсәтәсез, камиллеккә өндисез. Сезнең өчен бәйрәм - эш көне, кичләр - аның дәвамы. Осталык һәм талантыгызны җигеп, сез хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итәсез. Рәхмәт сезгә фидакарьлегегез өчен! Бәйрәмегез уңаеннан иҗади уңышлар, нык исәнлек, бәхет һәм иминлек телим сезгә",-диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев