Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылының Сәйфуллин урамында эретеп ябыштыру аппараты белән эшлиләр, дип хәбәр итә газета укучы

Газетада "Урлашу хакында хәбәр ит" дигән мәкаләне укыдым да, без яшәгән Сәйфуллин урамында электр челтәрендәге хәлләр турында язарга булдым. Ике көннең берендә 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр кемдер эретеп ябыштыру эшләренә тотына. Ә ял көннәрендә көндез дә шуның белән шөгыльләнәләр. Бик куәтле эретеп ябыштыру аппараты белән эшлиләр. Совет заманнарыннан калган...

Газетада "Урлашу хакында хәбәр ит" дигән мәкаләне укыдым да, без яшәгән Сәйфуллин урамында электр челтәрендәге хәлләр турында язарга булдым. Ике көннең берендә 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр кемдер эретеп ябыштыру эшләренә тотына. Ә ял көннәрендә көндез дә шуның белән шөгыльләнәләр. Бик куәтле эретеп ябыштыру аппараты белән эшлиләр. Совет заманнарыннан калган җиһаздыр әле, бик авыр иде ул, бер кеше күтәрерлек тә түгел.

Урамыбыздагы шул берәү эретеп ябыштыруга керешү белән, электр "уйный" башлый. Энергия саклаучы лампочкаларда ул әле бик сизелми дә, ә менә гади лампочкалар чыршыдагы гирляндага әйләнә. Бу вакытта суыткычларны сүндереп торырга туры килә. Телевизорны, башка электр җиһазларын кабызмаска тырышабыз. Ике контурлы газ котелын да сүндереп торыр идең, тик бит өй суына, ә бездә кечкенә балалар. Котелдагы стабилизатор чытырдый, дерелди, менә-менә шартлар кебек. Нишлисең, сүндерми булмый. Декабрьдә котелыбыз шулай сафтан чыкты инде, яңаны алырга туры килде. Микродулкынлы мич тә чытырдый, энергия саклаучы лампалар әледән-әле янып чыгалар. Кыскасы, менә шундый тәртипсезлек.

Моны шундый өмет белән язам: теге иптәш газетада бу язманы укыр да, бәлки мондый куәтле эретеп ябыштыру аппараты белән эшләүдән туктар әле.

Харис Мусикаев,

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев