Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылының Тукай урамында су проблемасын хәл итү өчен суүткәргечләрне алыштырырга ниятлиләр

"Краннардан бер тамчы су килми, нишләргә?" - район үзәгенең Тукай урамында яшәүчеләр редакциягә әнә шулай хафаланып мөрәҗәгать иттеләр. -Безнең инде күптәннән суга кинәнгәнебез юк,-ди алар. -Суның басымы начар, автомат кер юу машиналарын да төнлә генә эшләтеп була. Җәйгә кергәч тә рәтләп су күрмәдек, әмма төнлә су килә башлый, шуны җыеп...

"Краннардан бер тамчы су килми, нишләргә?" - район үзәгенең Тукай урамында яшәүчеләр редакциягә әнә шулай хафаланып мөрәҗәгать иттеләр.

-Безнең инде күптәннән суга кинәнгәнебез юк,-ди алар. -Суның басымы начар, автомат кер юу машиналарын да төнлә генә эшләтеп була. Җәйгә кергәч тә рәтләп су күрмәдек, әмма төнлә су килә башлый, шуны җыеп запасланып кала идек. Әмма менә атнага якын инде су килү бөтенләй туктады. Көндез дә, төнлә дә краннардан тамчы да таммый. Сусыз яшәүнең нәрсә икәнен аңлатып-зарланып торасы юк, моның нинди михнәт булуын һәркем аңлыйдыр. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итә алмассызмы?

Тукай урамында яшәүчеләр үзәкләренә үткән әлеге зар белән инде байтак оешмаларның бусагасын таптаганнар. Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафинга да бу проблема яхшы таныш. Без әлеге хакта аның белән берничә кат сөйләштек. Кичә ул безгә болай дип җавап бирде:

-Тукай урамында күп йортларга суны, күршеләр бер-берсенә тоташтырып, бик кечкенә диаметрлы үткәргечләр белән керткәннәр. Суның басымы начар булу шул сәбәпледер, күрәсең. Башняда бит су тулы. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә экскаватор китереп трассаның бер өлешен казый башлыйбыз. Суүткәргечләрне зур диамерлы, калыннарга алыштырачакбыз. Шул рәвешле бу урамдагы су проблемасы уңай хәл ителер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев