Әлки районы: Базарлы Матак мәктәбенең 6 “Б” сыйныфы ата-аналар комитеты республика конкурсында призер булды
Мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары катнашында үткән "Тату сыйныф серләре" республика конкурсында Базарлы Матак мәктәбенең 6 "б" сыйныфы әти-әниләре призлы урын алып кайтты.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән үткәрелгән әлеге конкурсның башта район этабы булды. Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Хузангай, Базарлы Матак, Юхмачы, Алпар урта мәктәпләреннән, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядән, тагын сигез төп белем бирү мәктәбеннән берәр сыйныфның ата-аналар комитетлары район бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатлары дип табылды.
Ә иң яхшысы итеп Базарлы Матак мәктәбенең Алинә Сафина җитәкләгән 6 "Б" сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты танылды. Алар бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр. "Тату сыйныф серләре"н башкаларга да теләп ачтылар: визит карточкалары да, "Безнең күңелле тату сыйныфыбыз" дигән фотокүргәзмәләре дә эчтәлекле, кызыклы булып, балаларны тәрбияләүдә ата-аналар һәм укытучыларның ничек итеп бергә эшләүләрен күрсәттеләр.
Районда иң яхшы дип табылган ата-аналар комитеты конкурсның республика турына үтте. Актив әниләр Гөлгенә Билалова, Алсу ЗаҺидуллина, Кристина Мелконян, Сурия Вәлиева, Гүзәл Шувалова, Татьяна Феоктистова, Елена Сорина, Любовь Королева, Наталья Коновалова, Эльмира Cәлахова шәхси вакытлары белән исәпләшмичә бәйгегә әзерләнеп, репетицияләр үткәргәннәр һәм, Казанга барып, бик яхшы чыгыш ясаганнар. Араларында ике әти Виктор Королев белән Данил Рябовның булуы безнең командага өстәмә көч, ышаныч өстәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев