Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның Геройлар паркында кышкы бәйрәм үтте

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Геройлар паркында Кыш бабай һәм Кар кызы олылар һәм балалар өчен кышкы бәйрәм үткәрделәр. "Кыш - иң матур вакыт" дигән исем астында әлеге бәйрәмне район мәдәнияты йорты хезмәткәрләре оештырды. Геройлар паркы бик матур итеп бизәлгән. Биредәге биек яшел чыршы, кардан ясалган әкият геройлары сыннары...

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Геройлар паркында Кыш бабай һәм Кар кызы олылар һәм балалар өчен кышкы бәйрәм үткәрделәр.
"Кыш - иң матур вакыт" дигән исем астында әлеге бәйрәмне район мәдәнияты йорты хезмәткәрләре оештырды. Геройлар паркы бик матур итеп бизәлгән. Биредәге биек яшел чыршы, кардан ясалган әкият геройлары сыннары бәйрәм рухын тагын да арттыра. Паркта бәйрәм буласы район газетасы аша алдан ук хәбәр ителгәнгәдер, балалар күп җыелган, олылар да шактый иде. Кыш бабай, Кар кызы, Аю, Бүре, Куян, Төлке кебек җанварлар алар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Рәхәтләнеп уйнаган, көч-җитезлектә ярышкан балаларга татлы бүләкләр дә өләштелер.
Күңелле музыка астында олылар һәм балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Озакка сузылган бәйрәмнәрдә күбесенчә өйдә табын янында, телевизор карлында утырып "талчыккан" халык рәхәтләнеп саф һавада ял итте, буыннарын яздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев