Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матакның Кыр урамында яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән зыян күрә

Без Базарлы Матакның Кыр урамында яшибез. Элеккеге күршебез йортында эт асрады. Билгеле инде, бер эт янына башкалары да ияләшә - алар үрчеделәр, урамга чыгып йөри, зыян итә башладылар. Хәзер инде хуҗалары да юк - күрше өен башкаларга сатты, алары әле килеп урнашмадылар. Ә этләр үрчи тора. Ә без алардан газап...

Без Базарлы Матакның Кыр урамында яшибез. Элеккеге күршебез йортында эт асрады. Билгеле инде, бер эт янына башкалары да ияләшә - алар үрчеделәр, урамга чыгып йөри, зыян итә башладылар. Хәзер инде хуҗалары да юк - күрше өен башкаларга сатты, алары әле килеп урнашмадылар. Ә этләр үрчи тора. Ә без алардан газап чигәбез: төне буе өреп, улап тынычлыкны алалар, әле бер күршенең, әле икенчебезнең кош-кортын юк итәләр. Урамда йөрергә куркыныч - өерләре белән каршыңа чыгалар. Дөрес, әле тешләгәннәре, һөҗүм иткәннәре ишетелмәде, әмма бит җанварның уен кем белә.

Без, билгеле, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына да, полициягә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Һәм бер генә тапкыр да түгел. Тик зарыбызны ишетмиләр, хуҗасыз этләргә каршы чара күрелми. Нишләргә соң безгә? Бәлки, хатыбызны район газетасында бастыруның файдасы булыр?

Рушания Сираева,

Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев