Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матактагы Ана даны паркында балалар өчен Раштуа уеннары үткәрелде

Базарлы Матактагы Ана даны паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Раштуа уеннары үткәрделәр.

Көн салкын, бераз буранлы булуга карамастан, паркка шактый кыз-малайлар һәм аларның әниләре җыелган иде. Кыш бабай һәм Кар кызы, Аю, Бүре, Куян, башка әкият геройлары балалар белән чыршы тирәли әйләнеп биеделәр, төрле ярышлар, уеннар уйнадылар. Үзәк китапханә мөдире Татьяна Петухова табышмаклар алып килгән,иң тапкырлар аларга җавап тапты һәм бүләк алды.

Төрле ярышлар, уеннар балаларга туңырга бирмәде, аларның күңеле шат иде. Соңыннан бергәләп паркта яшерелгән бүләкләрне эзләп тапкач, аларга тагын да күңелле булды, билгеле. Балалар да, зурлар да берргәләп биеделәр, уйнадылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга кызык, күңелле булсын өчен зур тырышлык куйдылар.

,
,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев