Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бүген – Бөтенроссия аеклык көне

Бүген - 11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата чиркәү бәйрәменә бәйле рәвештә 1913 елда билгеләнә башлаган. Аның максаты - кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше, ә иң мөһиме, аек яшәү рәвеше алып баруга өндәү.

Бөтендөнья статистикасы күрсәткәнчә, ел саен 3,3 миллионлап кеше алкогольнең тискәре йогынтысы аркасында вафат була. Исерткечне күп кулланудан йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр, баш мие зыян күрә. Стажлы алкоголикларда бик еш бавыр циррозы һәм онкология чирләре барлыкка килә.

Шунысы да бар, алкоголизм - бер генә кешенең проблемасы түгел. Гаиләдә берәү эчә башласа, аның тирәсендәге бөтен кеше, шул исәптән коллектив та газап чигә. Бары тик аек кеше генә бәхетле һәм уңышлы була, ихтирам яулый ала.

Бүген җәмгыятьтә аек яшәү модада. Яшьләр күбрәк спорт белән шөгыльләнергә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев