Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә

15 март -Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне быел "Цифрлы базарларны гадел һәм намуслы итик" девизы астында уза.

Инде икенче ел рәттән җәмәгатьчелекнең һәм кулланучылар хокукларын профессиональ яклаучыларның игътибары гадәти базарларны цифрлыга әйләндерү проблемаларына юнәлтелә.

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан 12-26 мартта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре төрле чаралар үткәрәләр. Бу - кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линияләр, анкеталар, мәктәпләрдә лекцияләр һәм әңгәмәләр. Шулай ук халыкка товарлар һәм хезмәтләрне файдалану (шул исәптән интернет аша) мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелә. Консультация ярдәме алырга теләүчеләр 884345-2-08-83, 2-05-38 "Кайнар линия" телефоннары аша (Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10) мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев