Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: чиновниклар эшенә бәя бирәбез

Быелның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр татарстанлылар җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегенннән ни дәрәҗәдә канәгать булуларын интернет ярдәмендә белгертә алалар.

Әлеге сораштыруның формасы Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында (http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm) урнаштырылган. Шул ук вакытта халыкны сораштыру баннеры Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында да урын алган. Бу тикшерүне үткәрүнең төп максаты - халыкның җирле власть һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен ачыклау. Татарстанлыларның сораштыруда катнашуы җитәкчеләр эшенең сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Сораштыру аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча гомумиләштерелгән төстә тәкъдимнәр эшләү өчен генә файдаланылачак. Җавап биргәндә теге яки бу төбәк кешеләре үзләренең даими яшәү урынындагы чиновниклар һәм бүтән белгечләрнең эшчәнлеген бәяләргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев