Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы дәүләт автоинспекциясе: штрафларын вакытында түләмәгән 134 кеше суд каршына баскан

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Бу хакта без гел машина йөртүчеләрнең исенә төшереп торабыз. Әмма шушы ике ай вакыт эчендә дә штрафларын түләргә "өлгермәүчеләр" бар. Ел башыннан бирле шундый 134 кешегә карата материаллар судка юлланды.

Закон таләпләрен санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Административ штрафны срогында түләмәүче әлеге сумманы ике тапкыр арттырып түләргә (әмма 1 мең сумнан да кимрәк түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Быел бурычлы шундый 66 кеше суд карары белән штрафын икеләтә суммада түләргә мәҗбүр ителде. 25 кеше сак астына алынды, 12 әҗәтле мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Мәгълүм булганча, штрафын тизрәк түләп куючылар отышта да кала. 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә, ул аның яртысын гына да түли ала. Мондый уңайлыктан файдаланучылар бик күп. Дөрес, кайбер хокук бозулар өчен салынган штрафларның яртысын гына түләп котылып булмый. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итүнең кабатлануы, руль артына исерек килеш утыру белән бәйле барлык очраклар, тизлекне арттыруның кабатлануы, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның кабатлануы, кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә җиңел яисә уртача авырлыктагы зыян салыну, хәрәкәтне тыя торган сигналга буйсынмауның кабатлануы әнә шундый искәрмәләр булып торалар. Әлеге бозулар өчен штрафлар теләсә кайсы очракта тулысынча түләнергә тиеш.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев