Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы электрчылары Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкны утсыз-сусыз калдырмау өчен тырыштылар

Яңа ел бәйрәмнәре район электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен шактый тынгысыз узган. Бәйрәмнәрдә җил-буран, бозлы яңгырлар булмады анысы. Әмма, үч иткәндәй, 31 декабрьдә Яңа Баллыкүл авылында трансформатор янып чыга. Электрчылар аны берничә сәгать эчендә яңасына алыштыралар. Ә 2017 елга аяк басуга шундый ук хәл Түбән Салманда кабатлана. Дөрес, әлеге трансформатордан авыл...

Яңа ел бәйрәмнәре район электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен шактый тынгысыз узган.

Бәйрәмнәрдә җил-буран, бозлы яңгырлар булмады анысы. Әмма, үч иткәндәй, 31 декабрьдә Яңа Баллыкүл авылында трансформатор янып чыга. Электрчылар аны берничә сәгать эчендә яңасына алыштыралар. Ә 2017 елга аяк басуга шундый ук хәл Түбән Салманда кабатлана. Дөрес, әлеге трансформатордан авыл халкына электр энергиясе җибәрелми. Әмма су башнясы насосына энергия биредән тоташтырылган була. Электрчыларның кизү бригадасы сафтан чыккан трансформаторны тиз арада алыштыра. Шул рәвешле, бәйрәмнәрдә халыкның сусыз калуына юл куелмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев