Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы энциклопедиясен төзүгә сездән мәгълүматлар кирәк

Әлки районы энциклопедиясен төзү буенча эш узган елда башланды.

Төбәгебезнең таш гасырдан алып бүгенге көнгә кадәрге булган тарихына кагылышлы мәгълүматлар кертеләчәк энциклопедия төзү - бик зур һәм җаваплы эш. Аның белән нигездә тарихчы галимнәр шөгыльләнә, билгеле. Әмма үзебез дә читтә кала алмыйбыз, чөнки район, авыл тарихын, шунда яшәгән күренекле кешеләр тормышын, эшчәнлеген үзебездән башка кем яхшырак белер икән.

Шуңа күрә дә энциклопедия төзү эшенә җирле үзидарәләр, мәгариф хезмәткәрләре (бигрәк тә тарих укытучылары), гомумән, киң җәмәгатьчелек җәлеп ителә. Туган якны өйрәнү музее тәкъдиме белән үткәрелгән түгәрәк өстәл - шуның бер мисалы. Аның эшендә Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин катнашты. Тарихчы галим башка районнарда энциклопедияләрнең ничегрәк төзелүен мисалга китереп сөйләде. Аның әйтүенчә, безнең район энциклопедиясенә барлык торак пунктлар (инде таралып беткәннәре дә), археологик мәгълүматлар, эре оешма-учреждениеләр, колхоз-совхозлар, географик объектлар (урман-күлләр, болын-елгалар) турындагы мәгълүматлар һәм, билгеле инде, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар кертеләчәк.

Соңгысын ачыклап, энциклопедиягә кертеләчәк шәхесләргә карата куелган таләпләрне дә атап үтте галим, алар түгәрәк өстәл башланыр алдыннан таратылган анкеталарда да язылган иде. Әйтик, дәүләт бүләкләре, дәрәҗәле исемнәре, фәнни хезмәтләре, басылган китаплары һ.б.

Бу уңайдан түгәрәк өстәлдә катнашучы Тарих укытучылары Сергей Тихонов, Илһам Сабитов, мәгариф идарәсе белгече Рәйсә Яруллина сораулар бирделәр, кайбер тәкъдимнәрен әйттеләр. Район ветераннар советы президиумы әгъзасы Минвәгыйзь ага Сафин башка районнар тәҗрибәсен файдаланырга киңәш итте...

Энциклопедиягә мәгълүмат туплау дәвам итә, кирәк кадәренең дүрттән берсе генә бар әле. Шуңа да безгә активрак булырга, галимнәргә ярдәм итәргә кирәк, дигән фикер белән тәмамланды түгәрәк өстәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев