Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: эшләгәнегез өчен түләү минималь айлык хезмәт хакыннан кимрәк булмасын

Федераль закон нигезендә 2017 елның 1 июленнән Россия Федерациясендә минималь айлык хезмәт хакы 7800 сум дип билгеләнгән иде.

Быелның июлендә Татарстан Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы һәм республика хөкүмәте арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә 2017 елның 1 июленнән Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы айга 8848 сум күләмендә билгеләнде. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә эшләүче һәм республика территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма-юридик зат, юридик зат хасил итмәгән хосусый эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы кешенең хезмәт хакы 2017 елның 1 июленнән 8848 сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел. Шунысы шарт: әлеге хезмәткәр бу чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын тулысынча үтәргә тиеш.

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен минималь эш хакы "Минималь хезмәт хакы күләме турында" Федераль законы нигезендә билгеләнә (ягъни 2017 елның 1 июленнән айга 7800 сум күләмендә).

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен гарантияләү турындагы закончалыкны бозган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

Әгәр хезмәткәр айлык эш нормасын үтәп тә, аңа хезмәт хакы билгеләнгәннән азрак түләнсә, үзенең хезмәт хокукларын яклау максатында ул муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Тел.: 21-7-36; 21-7-58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев