Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: эшмәкәр Альберт Мөхәммәтшинның Алпар авылы халкына Яңа ел күчтәнәче

Якташыбыз, республикадагы эре автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин Алпар авылы халкын Яңа ел бүләге белән сөендерде.

Бүләкнең дә ниндие - ул Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ җитәкчелегендәге артислар төркеменең авылда концертын оештырды. Альберт Мөхәммәтшин Алпар халкына һәрдаим булышып тора. Авылның озак еллар авария хәлендә булган клубы да аның ярдәме белән ремонтланып бетте. Яңартылган клубны быел 9 Май бәйрәме алдыннан тантаналы төстә ачтылар. Шул көннән биредә мәдәният тормышы җанланып китте. Илназ Баһ төркеме артистларының узган шимбәдә күрсәткән матур концерты өчен дә алпарлылар эшмәкәргә бик рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев