Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәре Алла Петрова Эшмәкәрлек советы утырышында Президентка мөрәҗәгать итте

Казанда Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы утырышында безнең районнан да эшкуарлар катнашты.

"Салман" дуңгызчылык комплексы директоры Алла Петрова анда чыгыш ясады.

Һәр районда, һәр авылда эшмәкәрлекне үстерү һәм киңрәк җәелдерү буенча республикада күп төрле программалар гамәлгә керде. Әмма кайвакыт үз эшен булдыру нияте белән янып йөрүчеләр төрле проблемаларга, киртәләргә юлыгалар. Аларны булдырмау, тиз арада хәл итү максатында районнарда, республикада эшмәкәрләр советлары эшли.

Үткән атнада Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының дүртенче киңәйтелгән утырышында да бик җитди мәсьәләләр кузгатылды. Анда "Салман" дуңгызчылык комплексы директоры Алла Петрова республика фермерлары исеменнән мөрәҗәгать белән чыкты. Ул республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырган өчен Президентка рәхмәт белдерде, моның фермерларга үз продукциясен сатуга чыгаруда файдасы бик зур булуын әйтеп үтте. Алла Петрова фермерларның уртак зарын да җиткерде. Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә сан юк, аларны сыйфаты шикле булган продукция тәкъдим итүче алыпсатарлар кысырыклап чыгара, диде ул. Шулай ук шәһәрләрдә ярминкә мәйданчыкларының аз булуын, анда фермерларга тигез хокуклар бирелмәвен, ярминкәгә эләгү өчен авыл эшмәкәрләренә төнлә үк барып урын алып калырга туры килүен дә билгеләп үтте.

Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләдә кичекмәстән тәртип урнаштыруны таләп итте. "Ярминкә мәйданчыклары авыл эшмәкәрләре өчен дип атап төзелде",-диде ул һәм намуссыз алыпсатарларны аннан чыгарырга кушты. Шулай ук алга таба ярминкә мәйданчыкларын арттыру зарурлыгы әйтелде. Татарстан Президенты бизнесны үстерү өчен нинди шартлар булдырылуына карап районнар рейтингын төзергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев