Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы фермерлары съезд эшендә катнашты

"Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов һәм "Гәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Гәрәев узган атнада Казанда республика фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятьләре ассоциациясенең ХVIII съездында катнаштылар.

Съездга республиканың 43 районыннан 134 делегат юлланган. Җыен эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Съезд делегатлары үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне реализацияләү белән бәйле мәсьәләләрне, сөт кабул итү бәясенең төшүе проблемаларын тикшерделәр. Татарстан фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимиров, фермерлар, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатуда район үзәкләрендә төзеләсе агропромпаркларның ярдәме зур булыр иде, диде. Шулай ук фермерларның кооперативларга берләшеп эшләве яхшы нәтиҗәләр бирер иде, дигән фикер алга сөрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев