Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы газетасы “Әлки хәбәрләре”нә 5-15 октябрьдән ташламалы бәядән язылырга була

5 октябрьдән 15 енә кадәр - "Подписка декадасы"нда 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен "Әлки хәбәрләре"нә арзанрак бәядән язылып калырга мөмкин.

Ун көн дәвамында район газетасына 609 сум 30 тиенгә язылырга була (ә ташламасыз бәя 660 сум). Ташламалы язылу бәясеннән халык кына файдалана ала. Юридик затлар өчен ярты елга язылу бәясе үзгәрешсез - 750 сум кала.

Быел беренче тапкыр "Әлки хәбәрләре"нә ел буена да язылып куярга мөмкин. Моны декада чорында эшләүчеләр тагын да зуррак отышта кала. Район газетасына "Подписка декадасы"нда ел буена язылу 1217 сум 63 тиен булачак.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Район тормышын яктыртып, авылларыбыздагы яңалык-хәбәрләрне сезгә җиткереп торучы "Әлки хәбәрләре" газетасы белән киләсе елда да бергә калырсыз дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев