Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы гүзәл затлары Казанда 8 Март бәйрәмендә катнашты

6 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә районыбыз вәкилләре дә катнашты. Әлеге тантанага республикабызның иң уңган, иң булдыклы, олы мәртәбәгә лаек гүзәл затлары чакырылган иде. Анда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесе җиңүчеләре дә хөрмәтләнде. Республика җитәкчелеге исеменнән туташ...

6 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә районыбыз вәкилләре дә катнашты.

Әлеге тантанага республикабызның иң уңган, иң булдыклы, олы мәртәбәгә лаек гүзәл затлары чакырылган иде. Анда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесе җиңүчеләре дә хөрмәтләнде. Республика җитәкчелеге исеменнән туташ һәм ханымнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләде.

Республика тантанасында "Ел хатын-кызы" бәйгесенең район туры җиңүчеләре - район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Борискино урта мәктәбе укытучысы Раиса Надршина, Яңа Әнҗерә клубы мөдире Любовь Гобәйдуллина һәм Кошки авылында яшәүче, биш бала табып үстергән, ни аяныч, улы Иванны Чечня сугышында югалткан ана Валентина Исаева катнаштылар.

-Безгә искитмәле зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде. Олыладылар, бүләкләр бирделәр, иң кадерле кунаклар итеп кабул иттеләр. Тантанадан һәммәбез иңнәребезгә канатлар куелгандай күтәренке рух һәм сөенеч белән кайттык. Мондый тантанада оештыручыларга чиксез рәхмәт,-диделәр гүзәл затларыбыз, башкалада алган бәйрәм тәэсирләрен уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев