Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: халыкны терлек сатып алганда сак эш итәргә өндиләр

Октябрь башында Башкортстанда терлекләрдә тилчә чире табылу безгә зур саклык чаралары күрү зарурлыгын искәртә.

Тилчә (ящур) - бик куркыныч йогышлы авыру. Аның күрше республикада табылуы һәркемне сагайтырга, саклык һәм уяулыкка этәрергә тиеш. Авылларда мал-туар сатып йөрүчеләр булса, бу хакта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә яисә авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итү сорала. Терлек сатучыларның тиешле ветеринария документлары булу зарур. Юк икән, алар тәкъдим иткән терлекләрдән шикләнергә кирәк. Тилчә чире хайваннардан кешегә дә йогарга мөмкин. Хәтта авыру терлек кайткан машинада калган чүп-чардан да инфекция таралу ихтималы зур. Шулай ук чит-ят төбәкләрдән мал сатып алмавың хәерле, дип кисәтә ветеринария белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев