Әлки районы: Хатын-кыз аркасында пычакка ябышкан
Мәхәббәтне беренче урынга куярга күнеккән французлар телендә күпләргә мәгълүм әйтем бар: хатын-кызны эзләгез! Ягъни тормышның яхшысы да, яманы да хатын-кыз аркасында килеп чыга. Әйтемнең гаделлеге турында туктаусыз бәхәсләшергә була, шулай да тормыш кайчак аны раслап та куя. Чуаш Борнае авылында яшәүче Александр Тяминов бик тә яхшы ниятләр белән Эдуард Васюткинны...
Мәхәббәтне беренче урынга куярга күнеккән французлар телендә күпләргә мәгълүм әйтем бар: хатын-кызны эзләгез! Ягъни тормышның яхшысы да, яманы да хатын-кыз аркасында килеп чыга. Әйтемнең гаделлеге турында туктаусыз бәхәсләшергә була, шулай да тормыш кайчак аны раслап та куя.
Чуаш Борнае авылында яшәүче Александр Тяминов бик тә яхшы ниятләр белән Эдуард Васюткинны үзенә кунакка чакыра. Егетләр җайлап кына өстәл артына утыралар, табынга сыра, шәраб шешәләре менеп кунаклый. Градуслы эчемлекләр Александр белән Эдуардның күңелен күтәрә, каннарын кыздырып җибәрә. Сүз арты сүз чыгып, шешәдәшләр үткәндәгеләрне искә төшерәләр. Егетләрнең берсе кайчандыр күз атып йөргән, җитди мөнәсәбәтләре булган хатын-кыз белән икенчесе аралаша икән бит хәзер. Билгеле инде, мондый хәл "элеккеге" кавалерның ачуын чыгара. Ник болай итәсең, син мине хөрмәтләмисең кебек гаепләүләр ява башлый. Хуҗаның моуа бик нык ачуы чыга һәм ул, кулына пычак алып, әле генә дус санап утырган иптәшенең корсагына китереп кадый. Шулай итеп, Александр Тяминов Эдуард Васюткинның сәламәтлегенә каты зыян сала.
Район прокуратурасы әлеге җинаять буенча эшне карап, гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм алга таба хөкем чыгару өчен судка җибәрде. Александр Тяминов РФ Җинаятьләр кодексының 111 нче статьясының 2 нче өлеше "з" пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (бу кеше сәламәтлегенә корал сыйфатында әйбер кулланып аның гомере өчен куркыныч зыян салу дигән сүз).
Тяминов үзенең гаебен тулысынча таныды. Җинаятьне Әлки район суды караячак.
Вадим Серобаба,
прокурор ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев