Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында авылдашлары – Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары булды. ФОТО

Әхмәт мәдәният йортында авылдашлары, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары узды. Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән райондашларын ул беркайчан кире бормады, булдыра алганча булышлык күрсәтте. Ни кызганыч, моннан дүрт ел элек 60 яше тулган көннәрдә аның...

Әхмәт мәдәният йортында авылдашлары, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары узды.

Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән райондашларын ул беркайчан кире бормады, булдыра алганча булышлык күрсәтте. Ни кызганыч, моннан дүрт ел элек 60 яше тулган көннәрдә аның гомере фаҗигале өзелде.

Башта Әхмәт мәчетендә Фираил Шиһапов истәлегенә корбан ашы үткәрелде, мәрхүмнең рухына дога кылынды, аннан мәдәният йортында балалар һәм үсмерләр арасында татарча көрәш бәйгесе оештырылды. Клубта шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе булды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт күрсәттеләр.

Искә алу кичәсенә Фираил Шиһаповның улы - Азнакай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов та кайткан иде. Ул әхмәтлеләр алдында чыгыш ясап, әтисе белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаулары өчен авыл халкына рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев