Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Хузангай авылындагы краннан аккан су эчәргә яраксыз

Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Зинаида Ярославлева редакциягә бер шешә су җибәргән.

"Бу суны мин өйдәге краннан агызып алдым", дигән язуы да бар.
Бәләкәй шешәдәге соргылт төстәге суның эчәргә яраклы булуы беренче карашка ук шик тудыра.
Суның сыйфатына бәя бирүен сорап без Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмаз Абзаловка мөрәҗәгать иттек.
-Хузангай авылындагы суда тоз, тимер күләме бик югары. Ул хәтта нормадан биш мәртәбә артык. Шуңа су шул көенчә эчәргә яраклы түгел,-ди Алмаз Фәйзрахманович. - Без район башкарма комитетына бу турыда рәсми хәбәр иттек. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен яңа су скважинасы куярга кирәк. Әмма бу тиз арада гына башкарып куя торган эш түгел. Шуңа да яңа су скважинасы казытканга кадәр халыкка без өйләрендә махсус фильтр алып урнаштырырга киңәш итәбез. Сатуда әйбәт фильтрларның күп төрләре бар. Фильтр аша үткән суны инде эчү өчен файдаланырга мөмкин.
Әлеге проблема хакында без Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов белән дә сөйләштек. Аның әйтүенчә, Хузангайда су проблемасы инде берничә елдан бирле килә икән. Николай Владимирович авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларына әле күптән түгел керешкән. Ул республиканың "Чиста су" программасы буенча авылда яңа скважина ясату өчен халыктан җыелган үзара салым средстволары хисабына проектлар эшләтергә җыена.
Тик әлеге программа буенча районга чикле күләмдә акча бирелә.
-Без бу мәсьәләдә район җитәкчелеге ярдәменә өметләнәбез,-ди Николай Кузнецов. -Республика программасына кереп, Хузангайда яңа башня куя алсак, авылда су проб-лемасы хәл ителер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев