Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: икътисадта минималь хезмәт хакы турында

2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь айлык хезмәт хакы 10126 сум дип билгеләнде.

Бу республикада 2017 елның 3 нче кварталындагы минималь куллану бюджетының 70 проценты дигән сүз.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы исә федераль закон белән билгеләнгән күләмдә -айга 9489 сум тәшкил итә. Республиканың икътисад секторы оешмаларында минималь хезмәт хакын арттыру (6,7 процентка) аз акча алып эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрергә һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк хак алучылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев