Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы инспекторы зона ярышларында икенче урын алган

Тәртипләре бик әйбәт булмаган үсмерләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләре конкурсының Чистайда үткән зона ярышларында район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнур Сәгыйтова икенче урын алуга ирешкән.

Бу ярышта 10 район вәкилләре катнашкан. Гөлнур тәртип бозып инспекциядә исәптә торучы малайны узган елда шефлыкка ала. Акрынлап җәмәгать тәрбиячесе үсмер белән уртак тел таба, үз эшендә "Таяну ноктасы" дигән индивидуаль тернәкләндерү программасын кулланып, әйбәт нәтиҗәгә ирешә. Малайның тәртибе яхшырып, аны исәптән төшерәләр. Конкурста Гөлнур әнә шул турыда сөйләп тәҗрибә уртаклаша. Ул әзерләгән презентация дә жюри һәм конкурста катнашучыларны кызыксындыра. Шулай итеп, бәйгедә икенче урын алып кайта ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев