Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ир-егетләре пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында җиңүләр яуладылар

Пауэрлифтинг буенча Татарстан ачык чемпионатында Касыйм Зыятдинов җитәкчелегендәге безнең команда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.

Чемпионат 20-21 майда Менделеевскида әлеге районның 50 еллыгына һәм аларның җиде Советлар Союзы Героена багышлап үткәрелде. Анда үсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар, ветераннар көч сынашты. Республикадан гына түгел, Самарадан, Чабаксардан, Ульяновскидан, Удмуртиядән катнашучылар күп иде.

Үсмерләр арасында 66 килограммга кадәр авырлыкта безнең Данил Макаров икенче урынны алды, ә Давид Пимурзин (53 кг. кадәр) өченче урынга лаек булды. Ветераннар арасында (120 кг. артык) Касыйм Зыятдинов беренчелекне яулады. Ярышка барырга ярдәм күрсәткән өчен егетләребез Дмитрий Пимурзинга, Айрат Гатауллинга, Илшат Фәсиховка рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев