Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Каенкай” приютында “Бергәләп булдырабыз” проекты эшли

Социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга җәмгыятьтә үз урынын табарга, булган сәләтләрен үстерергә ярдәм итәргә тиешле "Бергәләп булдырабыз" проекты "Каенкай"да сыену тапкан малайлар һәм кызлар өчен ишекләрне ачты. Апрельдән алып балалар иҗаты йортында эшләүче түгәрәкләрдә 72 дәрес алдылар, рәсем сәнгате, агач эшкәртү, компьютер осталыгы нигезләренә төшенделәр. "Спортны сайлыйм" юнәлеше буенча да шактый...

Социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга җәмгыятьтә үз урынын табарга, булган сәләтләрен үстерергә ярдәм итәргә тиешле "Бергәләп булдырабыз" проекты "Каенкай"да сыену тапкан малайлар һәм кызлар өчен ишекләрне ачты.

Апрельдән алып балалар иҗаты йортында эшләүче түгәрәкләрдә 72 дәрес алдылар, рәсем сәнгате, агач эшкәртү, компьютер осталыгы нигезләренә төшенделәр.

"Спортны сайлыйм" юнәлеше буенча да шактый эш эшләнде: бассейнда йөзделәр алар, өстәл теннисына өйрәнделәр. Ә приютның үзендә "Бергәләп булдырабыз" проекты кысаларында оештырылган аш әзерләү, тегү кабинетларында балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев