Әлки районы Карга авылында бик кирәкле бинаны ремонтлыйлар
Карга - районыбызның иң төзек авылларының берсе. Биредә клуб, мәчет һәм башка социаль объектлар ремонтланган, бик матур парк та бар. Тик менә зираттагы хуҗалык өе моннан 20 ел элек төзелгән килеш торган. Халык җыенында уртага салып сөйләшкәч, һәр йортта 500 әр сум акча җыеп, бу бинаны ремонтларга карар кылганнар. Халык...
Карга - районыбызның иң төзек авылларының берсе. Биредә клуб, мәчет һәм башка социаль объектлар ремонтланган, бик матур парк та бар. Тик менә зираттагы хуҗалык өе моннан 20 ел элек төзелгән килеш торган. Халык җыенында уртага салып сөйләшкәч, һәр йортта 500 әр сум акча җыеп, бу бинаны ремонтларга карар кылганнар. Халык купкач, ярдәм итүчеләр дә табылган. "Мостовик" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Вәлиев идән һәм бина тирәли отмостка ясар өчен бетон эретмә китерткән. Бинаны профнастил белән тышлаганнар, пластик тәрәзәләр, тимер ишекләр куйганнар. Эшне оештыруга авыл җирлеге башкарма комитеты да үз өлешен керткән. Хәзер зираттагы бу өйдә мәрхүмнәрне җирләү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, аларын да яңартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев