Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Казанда ярминкәләр сезонын башлый

Бу атнадан районыбыз Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүдә катнаша башлый.

16 сентябрьдән башлап атна аралаш хуҗалыклар, авыл җирлекләре вәкилләре башкаланың Дәрвишләр бистәсенә көзге ярминкәләр үткәрергә йөриячәк. Ярминкәләрдә гаилә фермалары, фермерлар, шәхси хуҗалык тотучылар үз продукцияләрен реализацияли ала. Алдагы еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кала халкы сөтне һәм сөт ризыкларын, терлек һәм кош-корт итен, яшелчәләрне, бәрәңгене, йомырканы, балны бик теләп ала. Шәһәр ярминкәләрендә үз продукциясе белән катнашырга теләүчеләргә авыл җирлекләре башлыкларына бу хакта алдан ук әйтеп куярга кирәк. Башкалада без катнашасы алдагы ярминкәләр 30 сентябрьгә, 14 һәм 28 октябрьгә, 11 һәм 25 ноябрьгә, 9 һәм 23 декабрьгә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев