Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы командасы –Татарстанда беренче

Билбау көрәше буенча Биектау районында узган Татарстан беренчелегендә Әлки командасы беренче урынны яулап, кубок һәм Диплом алып кайтты.

Районыбыз көрәшчеләре әлеге зур бәйгедә бик уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матак авылыннан Регина Нурутдинова үз үлчәмендә чемпион булды. Иске Тахталыдан Ксения һәм Вероника Хәйруллиналар икенче һәм өченче призлы урыннарны алдылар. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин 62 килограммга кадәр үлчәмдә өченче булса, Базарлы Матактан Руслан Нуретдинов 100 килограммнан югары авырлыктагылар арасында икенче урынны яулады. Түбән Әлкидән Раил Сәгыйров исә 100 килограммга кадәргеләр арасында чемпион булды. Җиңүче егет һәм кызларыбыз тренерлар Рәмис Вафин, Рәмзис Сәлахов, Илдар Әхмәров кул астында шөгыльләнәләр.

Призлы урыннарны яулаган спортчыларыбыз 29-30 мартта Карачаево-Черкесия республикасында узасы Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев