Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кошки авылыннан “Өлкәннәр көнендә игътибар булмады” дип зарланган апага бүләк тапшырылган

"Әлки хәбәрләре" газетасында "Бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калмасын" дигән мәкаләне укыгач, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Безнең Кошки авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәгеләрне табыннар әзерләп бәйрәм чәенә чакырдылар. Әмма анда авыру һәм башка сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар да булды. Мин дә бара алмадым. Тик әлеге мәҗлестә булмаучыларга...

"Әлки хәбәрләре" газетасында "Бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калмасын" дигән мәкаләне укыгач, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Безнең Кошки авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәгеләрне табыннар әзерләп бәйрәм чәенә чакырдылар. Әмма анда авыру һәм башка сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар да булды. Мин дә бара алмадым. Тик әлеге мәҗлестә булмаучыларга бүләкне өйгә китермәделәр. Дөрес, без аңа мохтаҗ да түгел. Рәхмәт, хөкүмәтебез айныкын-айга пенсияләребезне биреп тора. Әмма гомеребез авыл җирендә, авыр хезмәттә узгач, күңел игътибар да сорый шул.

Исемемне газетада куймасагыз иде".

Әлеге апаның мөрәҗәгате белән без Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллинны таныштырдык.

-Өлкәннәр көне уңаеннан Кошки мәктәбендә һәм Татар Төгәлбәе клубында барлык пенсионер абый-апаларны чакырып бәйрәм мәҗлесләре үткәрдек. Өлкәннәребез чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашып, җырлашып, күңел ачып утырдылар. Табын әзерләүчеләргә, әлеге чараны оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр. Кемнәр бәйрәмгә килә алмады, аларның һәркайсына өйләренә барып бәйрәм күчтәнәчләре өләштек. Дөрес, бер-ике кешебез "мәҗлестә булабыз" дип ышандырып та килми калган иде. Соңлап булса да аларга да тәм-томнар белән пакет ясап өйләренә итеп тапшырдык, -диде Минзакир Гайфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев