Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: коткаручылар балыкчыларны һәм бигрәк тә балаларны елга-сулыклардагы бозга кермәскә өндиләр

Боз тишеп балык тотучылар өчен хәвефле вакыт җитте - чуртаннар шәп чиртсә дә, сулыкларга керү куркыныч хәзер.

Райондагы буаларда, елгаларда кыш буе боз астына кармак салып балык тотарга мөмкин булды быел. Кышын балык тотарга яратучылар да елдан-ел арта бара. Әмма бүген инде, сулыклардагы боз никадәр нык тоелса да, анда кермәвең хәерле. Балык дип үз гомереңне куркыныч астына куймаска кирәк. Язгы боз ястык калынлыгы булса да чыдатмый, дигән бит агайлар. Хәзерге боз катламына ышаныч аз - ул уалырга, ватылырга гына тора. Аның калынлыгы да сакланмый - урыны белән боз ярты метрга якын булса, агымлы өлешендә су өстендә юка кар гына ята. Һәр язда диярлек республикада боз астына киткән балыкчылар турында аяныч хәбәрләр килә, моннан сабак алу мәслихәт.

Гомумән, язгы бозда куркыныч янавын беркем дә исеннән чыгармасын иде. Бигрәк тә балаларны хәвефтән саклау зарур. Бу атнада барлык мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Балаларның уйнарга дип бозга керүләре бик мөмкин. Аларга моның куркыныч булуын аңлатырга һәм гел күз-колак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев