Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: квадрацикл һәм кар мототранспорты белән идарә итү өчен аерым документ кирәк

Аерым документ кирәкме? Мин квадрацикл сатып алырга җыенам. Аның белән идарә итү өчен автомобиль йөртү таныклыгы булу җитәме? Равил Бакиров, Әхмәт авылы. Без әлеге сорауны Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Андрей Петуховка юлладык. Ул болай дип җавап бирде: -Квадрацикл һәм кар мототранспорты белән идарә итү өчен аерым документ алу...

Аерым документ кирәкме?

Мин квадрацикл сатып алырга җыенам. Аның белән идарә итү өчен автомобиль йөртү таныклыгы булу җитәме?

Равил Бакиров,

Әхмәт авылы.

Без әлеге сорауны Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Андрей Петуховка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

-Квадрацикл һәм кар мототранспорты белән идарә итү өчен аерым документ алу зарур. Әгәр сезнең автомобиль йөртү таныклыгында мотоцикл белән идарә итү хокукы бирә торган "А" категориясе бар икән, ул чакта без квадрацикл йөртүгә документны шунда ук эшләп бирәбез. Бары 500 сум дәүләт пошлинасы түлисе була.

Шулай ук 2000 елга кадәр автомобиль йөртү таныклыгы алганнарга да әлеге документ бирелә. Башкаларга исә өстәмә курслар үтү сорала.

Бер уңайдан әйтим, безнең Гостехнадзор аша тракторларга (аларның прицеплары, тагылма агрегатларына) теркәлү үткәрелә. Трактор белән идарә итү таныклыгы бирелә яисә искесе яңага алыштырыла. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының икенче катында эшлибез. Шәхси мәсьәләләр белән сишәмбе һәм җомга көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефоныбыз 89274020342.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев