Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларында игеннәр 30 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды

Район кырларында игеннәр 30 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды.

Бу барлык чәчелгән җирләрнең 90 проценты дигән сүз. Уңыш гектардан уртача 36 центнер чыга.

"Хузангай" җәмгыятенең районда бөртекле культуралар мәйданы 10 мең гектар тәшкил итә иде. Алар аны тулысынча җыеп алып, комбайннарын Алексеевск, Чистай, Спас районнары кырларына җибәрделәр.

Бөртеклеләр урагы "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки һәм Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалларында да төгәлләнде. "Яшь көч" җәмгыяте дә игеннәрне тулысынча җыеп алды. Алар бөртеклеләрне 1179 гектарда үстергәннәр иде.

Ә менә Үзәк Әлки, Көнбатыш Әлки, Көнчыгыш Әлки филиалларына алдагы берничә көндә уракны төгәлләү өчен ныграк тырышырга кирәк.

Районда 17 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде. Соңгы көннәрдә "Хузангай"да чәчү темпы югары. Биредә өч агрегат көн саен 300 гектар һәм аннан да күбрәк мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Механизаторлар алдына көзге чәчү эшләрен башлыча 10 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев